В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты һәм архитектор-реставраторлар белән манараны менеп карар өчен ачу турында сөйләшенә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Казан Кремлендә Сөембикә манарасының нигезен ныгытачаклар. Белгечләр инде инженерлык тикшеренүләре уздырганнар һәм тиздән башланачак авариягә каршы эшләр проектын әзерләгәннәр.
Икенче этапта эшчеләр манараны эчтән дә, тыштан да төзекләндерәчәкләр. Белгечләр югалган һәм җимерелгән кирпечләрне алыштырачаклар. Авариягә каршы һәм реставрация эшләре вакытында тарихи корылма территориясен коймалап алачаклар.
Хәзер манараның эчке биналарын ачу мөмкинлеге турында архитектор-реставраторлар белән берлектә Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты фикер алыша.
Манара XVII-XVIII гасырларда төзелгән. 58 метрлы биеклектәге бина тирә-якны карап тору өчен күзәтү манарасы функцияләрен башкарган. Фундамент соңгы тапкыр 1998 елда ныгытылган. Хәзер манара музейлаштыру процессында, дип хәбәр ителә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында.
Сөембикә манарасын реставрацияләүдән тыш, Кремльдә Гавами урыннар ишегалдын төзекләндерү дәвам итә. Хәзер эшчеләр иске асфальтны алып, гранит брусчаткадан яңасын салу өчен грунт әзерли. Өстәмә каплагыч элемент чуен плитәләр булачак, алар тарихи катлам темасының дәвамы буларак бина янындагы территориядә урнаштырылачак.
Шулай ук ясалма инешнең һәм 10 сантиметр тирәнлектәге буаның тимер-бетон җайланмасын урнаштыруга әзерлек бара. Алар Казан Кремлендә шәһәр кешеләре һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы мохитнең бер өлеше булачак, дип хәбәр итә Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты матбугат хезмәте.