Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.05.2022, 09:34

Казан Кремлендә Милли костюмнар театрының премьера күрсәтүләре башлана

Шәһәр халкы һәм кунаклары заманча дизайнерлар интерпретациясендә татар костюмы тарихы белән танышачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче май, Алинә Бережная). Бүген Казан Кремлендә, Гавами урыннар бинасында, милли костюмнар театрының премьера күрсәтүләре башлана. Шәһәр халкы һәм кунаклары заманча дизайнерлар интерпретациясендә татар костюмы тарихы белән танышачак. Күрсәтүләр май бәйрәмнәре дәвамында узачак. Кичә кич белән генераль кабатлау булды, анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм экскурсоводлар катнашты.

Татар милли киеме тарихына кунаклар дефиле башланганчы ук кереп чума алачак – фойеда Казан ханлыгы чорындагы кием-салым үрнәкләре буенча эшләнгән заманча дизайнерларның эшләре куелган. Алар белән янәшә casual стилендәге модельләр – милли орнаментлар белән күлмәк һәм калфаклар, түбәтәйле ир-атлар костюмнары тәкъдим ителгән.

Күрсәтүләрдә төрле еллардагы «Мисс Татарстан» конкурсы коллекцияләреннән 35 образ, дөньякүләм матурлык бәйгеләре мәйданчыкларында тәкъдим ителгән презентацион милли костюмнар тәкъдим ителәчәк. Барлык образлар да Татарстан дизайнерлары тарафыннан булдырылган. Модельләр чигелгән бизәкләр, стразалар, төрле төстәге ефәк тасмалар һәм челтәрләр белән бизәлгән итәкләр, күлмәкләр, камзуллар, шулай ук баш киемнәрен күрсәттеләр. Хатын-кыз образларыннан тыш, подиумда ир-ат кием коллекциясе тәкъдим ителде. Модельләр чыкканда яңгыраган татар милли музыкасы әлеге тамашага аерым антураж өстәде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ассызыклаганча, әлеге проект республика халкына һәм кунакларына милли костюмның үзенчәлекләре турында сөйләргә тиеш. «Һәр халыкның үзенчәлеге ризыкта, телдә һәм, әлбәттә, киемдә чагыла. Әлеге проект ярдәмендә без татар халкының тарихын милли кием аша чагылдырырга телибез. Һәм бу менталь кодны киләчәк буынга һичшиксез күрсәтергә кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

«Гавами урыннар бинасында милли кухняны татып карарга, үзеңне татар һөнәрчелеге остасы итеп хис итәргә мөмкин, без монда шулай ук милли кием культурасын да кертергә телибез», – дип ассызыклады И.Әюпова. «Әлегә өйрәнәбез, сыныйбыз, бу – безнең өчен алга таба үсәчәк яңа мәйданчык», – дип өстәде ул.

Киләчәктә Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында бөтен Татарстан дизайнерларын берләштерәчәк мәйданчык булдыру планлаштырыла. Биредә мода турында лекцияләр, мода күрсәтүләр үткәрү күздә тотыла, шулай ук килүчеләр өчен подиумда тәкъдим ителгән кием коллекцияләре сатыла торган зур булмаган бутиклар эшләячәк.

«Моданы үстерү өчен мәйданчык кирәк. Бүгенге дефиле – проектыбызны үстеререп җибәрү өчен база гына. Күрсәтү программасы төрле булырга мөмкин, без хезмәттәшлек өчен ачык. Үз киемнәре коллекцияләрен күрсәтергә теләгән барлык дизайнерлар да моны әлеге мәйданчыкта эшли ала», – дип хәбәр итте «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова.

Милли костюмнар күрсәтү май бәйрәмнәре көннәрендә Гавами урыннар бинасында (1 нче подъезд) узачак. Чара 1 нче, 2 нче, 3 нче, 7 нче, 8 нче, 9 нчы майларда көненә ике тапкыр – 15:00 һәм 19:00 сәгатьләрдә узачак. Нечкәлекләрне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Telegram-каналында белергә мөмкин. Киләчәктә булачак күрсәтүләрнең җәдвәле эшләнә.

Фоторепортаж
Казан Кремлендә Милли костюмнар театрының премьера алды күрсәтүе булды
Видеорепортаж
30.04.2022 19:30
Казан Кремлендә Милли костюмнар театрының премьера алды күрсәтүе булды
Барлык яңалыклар