Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2025, 10:43

Казан Кирмәнендә бушлай инклюзив экскурсияләр уздырыла

Катнашу өчен алдан теркәлү мөһим

Денис Гордийко фотосы

Ноябрьдә Казан Кирмәнендә сәламәтлекләре чикле затлар хөрмәтенә бушлай чаралар оештырыла. Шәһәр халкы өчен тактиль макетлар, тифлокомментарийлар һәм рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән экскурсияләр әзерләнә.

19 ноябрьдә сукыр һәм начар күрүче кунакларны Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның даими экспозициясе буенча экскурсиягә көтәләр. Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Экскурсиягә язылу өчен телефон номеры: +7 (843)567-81-22.

26 ноябрьдә күрү сәләте бозылган кунакларны «Йосыповлар. Гасырлар аша килеп җиткән зиннәтлелек» күргәзмәсе буенча экскурсия көтә. Сәнгать сөючеләр күргәзмәдә кенәз Йосыповлар династиясенә караган, илнең иң зур сәнгать коллекцияләренең берсе белән танышачак. Чара барышында тактиль макетлар һәм тифлокомментарийлар кулланылачак. Экскурсия 15:00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен телефон номеры: +7(843)567-81-22.

Саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр Казан Кирмәне территориясендә рус ишарәләр телендәге видеогидтан, шулай ук мәдәният учреждениесе музейлары турындагы видеогидтан файдалана ала. Алар белән Кремльнең рәсми сайтында «Уңайлы музей» бүлегендә танышырга була.

Менталь тайпылышлары булган балалар өчен 14 ноябрьдә Спас манарасы музее буенча экскурсия әзерләнә. Балаларны манараның ничек төзелүе, аңа бәйле үзгәрешләр, барыбызга да билгеле сәгатьнең һәм йолдызның барлыкка килү тарихы белән таныштырачаклар. Экскурсия 15:00 сәгатьтә башлана, әлеге сылтама буенча теркәлү сорала. Һәр балага аны озатып йөрүче ярдәмче кирәк, дип аңлата оештыручылар.

Казан Кирмәне территориясендә кресло-коляскаларны һәм сенсор рюкзакларны арендалау мөмкинлеге каралган. Моның өчен ташламалар таныклыгын күрсәтергә һәм үзеңдә булган берәр документны залогка калдырырга кирәк.

Барлык яңалыклар