В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсияләрне тифлокомментарийлар һәм ишарә теленә тәрҗемә белән озата барачаклар
Августта сәламәтлек мөмкинелекләре чикле булган кешеләр өчен Казан Кремлендә инклюзив чаралар сериясе узачак. Шәһәр кешеләре өчен тактиль макетлар, тифлокомментарийлар һәм ишарә теленә тәрҗемә белән бушлай экскурсияләр әзерләделәр.
Шулай итеп, сукыр һәм начар күрүчеләрне 13 августта 15:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәге буенча экскурсиягә чакыралар. 21 августта 15:00 сәгатьтә кунакларны «Кремльга кагыл» экскурсиясендә көтәчәкләр. Шулай ук тактильле модельләр белән «Кремль турында сөйләү» күчмә программасы әзерләнгән, алдан язылу кирәк.
Барлык экскурсияләр тактиль макетлар һәм тифлокомментарийлар белән озатыла.
Саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен 7 августта 15:00 сәгатьтә «Сценографлар. Киңлекләр. Уйлар. Хыяллар» экскурсиясе, ул ишарә теленә тәрҗемә белән озатылачак. Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Аутистик спектры бозылган өлкән кешеләрне 15 августта 15:00 сәгатьтә «Минем Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсиясенә чакыралар, теркәлүне түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин.
Аутистик спектры бозылган балалар өчен 29 августта 15:00 сәгатьтә «Минем Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсиясе үткәрәчәкләр. Теркәлүне сылтама буенча узарга мөмкин.
Аутистик спекторы бозылган һәр кешегә озата баручы кирәк.
Моннан тыш, Казан Кремле территориясендә кресло-колясканы һәм сенсор рюкзакларын алырга мөмкин, моның өчен ташламалар турында таныклык бирергә һәм теләсә нинди документны залогка калдырырга кирәк.
Экскурсиягә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: +7(843)567-81-22.