Татарстан башкаласында 30 ел бергә тугрылыкта һәм татулыкта яшәгән гаиләләрне бүләкләячәкләр. Тантаналы чара 2 августта Казан Кремлендә узачак.
Бүләкләрне 1994 елда никахлашкан алты пар алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ГХАТ идарәсендә. Гаиләләргә «Казан Кремле» музей-тыюлыгыннан һәм тантананың партнерларыннан истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.
Бәйрәм кичәсе татар мәдәниятенең музыкаль мирасын торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән MINGAZOV татар кавер-төркеме чыгышы белән тәмамланачак. Музыкаль төркем төрле буыннарны берләштерүче репертуар тәкъдим итәчәк.
Гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы 16.00 сәгатьтә Пушечный двор музее территориясендә башлана.
Чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана. Моннан алдан Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган вакыйгалар
узган иде. Алар арасында: «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшыру, рус һәм татар гореф-гадәтләрендә никахлашу тантанасы, милли туй киемнәре күрсәтү, 11 сәгатьлек «Зур гаилә пикнигы» фестивале һәм башкалар.