Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2021, 16:29

Казан Кремлендә ТР Иминлек Советы утырышы узды

Анда Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин һәм Илсур Метшин катнашты.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нчы декабрь). Татарстан предприятиеләре якындагы җиде елда өстәмә кадрларга мохтаҗ булачак. Хезмәткәрләрнең кытлыгы чыгарылыш укучыларының квалификациясенә таләпләр арту белән бәйле, дип билгеләп үтте бүген Казан Кремлендә ТР Иминлек советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Шулай ук аларга видеоэлемтә буенча муниципаль районнар башлыклары һәм башкалар да кушылды.

Предприятиеләрне эшче кадрлар белән тәэмин итү беренчел әһәмияткә ия мәсьәләгә әверелә, дип саный Р.Миңнеханов. «Бүген икътисад глобальләшү, санлы технологияләр һәм роботлаштырылган системаларны гамәлгә кертү шартларында үсә. Болар барысы да яңа дәрәҗәдәге эшче һәм инженер кадрлары әзерләүне таләп итә», – дип ассызыклады республика башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, бүген яшьләрнең запрослары һәм аларның профессиональ компетенцияләр планында үзләре нәрсә тәкъдим итә алуы арасында җитди каршылык барлыкка килде. «Хезмәт базарында парадоксаль вәзгыять туды: предприятие эш урыннары санын кыскарту белән эшче көчләргә кытлык кичерә. Бу шул исәптән хезмәткәрләрнең квалификациясенә гомуми таләпләр арту белән бәйле.

Сәнәгать предприятиеләре бәяләвенчә, урта һөнәри белем алучыларның яртысының квалификация дәрәҗәсе бик түбән, нәтиҗәдә алар реаль производствода эшләргә әзер түгел, дип өстәде ТР Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, 2022-2028 елларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы фаразлары буенча, киләсе елга һөнәри белем бирү системасында белгечләр әзерләүгә ихтыяҗ – 22%-ка, югары белем бирү системасында 37%-ка артачак. Киләсе 7 елга өстәмә ихтыяҗ сәнәгать мәйданчыкларын ачу һәм булганнарын үстерү белән бәйле.

Профильле ведомстволар әлеге тенденцияләргә игътибарлы булырга һәм предприятиеләрнең кадрларга булган ихтыяҗларын өстәмә рәвештә анализларга тиеш, дип ышана республика башлыгы.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. Ә «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, үз чиратында, заводта кадрлар потенциалын формалаштыру турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Төп бурыч – үзебезнекеләрдән дә, мигрантлардан гыйбарәт кадрларны максималь дәрәҗәдә әзерләү, – дип тагын бер кат ассызыклады Р.Миңнеханов. -– Эшче һөнәрләренең абруен арттырырга кирәк». Сәнәгать тармаклары үсешенең төп факторы буларак кадрлар потенциалы бу мәсьәләгә багышланган тулы бер программа булуын таләп итә, дип өстәде ТР Президенты. «Кадрлар белән тәэмин итү темасы – без гамәлгә ашыра торган бурычларның һәм безнең алда торган перспективаларның берсе», – дип йомгаклады Р.Миңнеханов.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар