Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2018, 18:36

Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышы үтте

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Комиссия каравына “2018-2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең Милли планында куелган бурычларны гамәлгә ашыру турында”гы мәсьәлә чыгарылды.

Утырыш барышында билгеләп үтелгәнчә, коррупция тотрыклылыкны бозучы фактор булып кала бирә, икътисад үсешенә, сәяси тотрыклылыкка, хакимият белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләргә турыдан-туры йогынты ясый. Бу күренешкә каршы тору системалы гамәлләр кылуны таләп итә.

Коррупциягә каршы эшне камилләштерү максатларында Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 29 июнендә кабул ителгән 378 номерлы Указы белән 2018-2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең Милли планы расланды. Шушы план нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “2015-2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең Милли планында куелган бурычларны гамәлгә ашыру” дәүләт программасына үзгәрешләр кертте.

Республикада уздырылган эш аерым дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый.

Шуңа да карамастан, 2017 елда һәм 2018 елның беренче ярты еллыгында хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге җинаятьләр ачылган, аларның зыянының суммасы 1 млрд сумнан артык тәшкил итә. 2017 елда 803 җинаять ачылган, шул исәптән 149 ришвәтчелек факты, 2018 елның 7 ае эчендә – 443, шул исәптән 98 ришвәтчелек факты.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ күрсәткечләре буенча 2018 елда иң күп җинаятьләр дәүләт күчемсез мөлкәте белән эш итү (114), мәгариф (70), сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү (21), төзелеш һәм ТКХ (22) өлкәләрендә ачылган.

Прокуратура органнары тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәлешен тикшерү барышында 2018 елның беренче яртысында 1565 хокук бозу ачыкланган.

Дәүләт хакимияте башкарма органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге дә җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел әле. Шуңа бәйле рәвештә профильле министрлыкларга Комиссия утырышында авыл хуҗалыгы, төзелеш, юллар һәм мөлкәт комплекслары, җир мөнәсәбәтләре, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар, грантлы ярдәм өлкәләрендә ведомстволарның коррупциягә каршы программаларына үзгәрешләр кертү турында йөкләмә бирелде.

Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан коррупцияне профилактикалау буенча кабул ителүче чараларның координаторы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты.

Тагын утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциячел хокук бозуларның сакланып калган дәрәҗәсе шартларында коррупцияне өнәмәү буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештырырга кирәк.

2018-2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планында куелган бурычлардан чыгып, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырылучы эштә профилактика чараларына басым ясау зарур.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясадылар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнары адресына конкрет йөкләмәләре, җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәре булган беркетмә әзерләнде.

Беркетмә һәм утырыш турында мәгълүмат “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең рәсми сайтында урнаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар