В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә аудиогид белән тулыландырылачак, анда авторлар идеяләр, техникалар һәм илһам турында сөйләячәк.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Казан Кремленең Благовещенский соборы тарихы музеенда «Күңел матурлыгы – хат матурлыгында» күргәзмәсе ачылачак, анда Казан рәссамы һәм каллиграфы Владислав Баранов курсы укучыларының 28 эше тәкъдим ителәчәк.
Эшләр IX гасырдан үсеш алган нәфис хатның традицион стильләрендә башкарылган: устав, ярымустав, йөгерек язу һәм бормалы язу. Күп кенә эшләр традицион язулар белән бизәлгән: уфтюж, гаютин һәм харов. Орнаменталь заставкалар гуслицкий орнаменты, иске басма, Византия стилендәге заставкалар хас беренче кулъязма китаплардан илһам алып эшләнгән.
Экспозиция аудиогид белән тулыландырылачак, анда авторлар идеяләр, техникалар һәм илһам турында сөйләячәк. Студентларның яше 25 яшьтән 70 яшькә кадәр, алар Россия һәм Финляндия төбәкләрендә яшиләр. Катнашучыларның күпчелек өлеше үз гомерендә беренче тапкыр кулына пумала алган, дип хәбәр итә музей-тыюлык матбугат хезмәте.
Ачылыш 18 нче августта 11:00 сәгатьтә булачак, каллиграфия буенча мастер-класслар оештыру планлаштырыла. Күргәзмә музей-тыюлык фондларыннан борынгы рус сәнгатенең борынгы әйберләре белән тулыландырылган.