В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә 7 нче октябрьдә ачыла.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). 7 нче октябрьдә Татар халкының һәм Татарстанның дәүләтчелеге тарихы музеенда «Биш стихия» дигән тарихи һәм заманча керамика күргәзмәсе ачыла. Экспозициянең төп өлешен ТР Рәссамнар берлеге һәм һөнәрчелек палатасы әгъзасы, халык-сәнгать һөнәрчелеге остасы Наталья Пилюгинаның эшләре – ваза, тоткалы чүлмәк, чәй һәм сөт җыелмалары, чынаяклар, касәләр, тәлинкәләр һәм чүлмәкләр алачак.
Шулай ук күргәзмәдә Питрәч районындагы Туган якны өйрәнү музее һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан эшләр тәкъдим ителәчәк. Экспозиция балчыкка беренче тапкыр төшерелгән татар орнаменты ярдәмендә танылган Питрәч керамикасының тарихын һәм яңарышын чагылдыра.
Татарстан чүлмәкчеләрен XX гасыр башындагы Питрәч сәнгать-һөнәрчелек остаханәсе таныта. Бүгенге көндә Питрәч керамикасы сәнгатен торгызучы Н.Пилюгина да аларның эшләре белән илһамлана.
Күргәзмәгә 2023 елның 22 нче гыйнварына кадәр барырга мөмкин, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.