Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2026, 09:45

Казан Кремлендә Бакый Урманченың яңартылган экспозициясе тәкъдим ителә

Экспозициядә – «Татарстан» триптихы, татар һәм башкорт әдәбияты классикларының скульптур портретлары, гаилә альбомыннан алынган фотосурәтләр һәм документлар

Денис Гордийко фотосы

24 февральдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Бакый Урманче. Төс белән чигелгән истәлекләр» күргәзмәсе ачыла. Проект Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Бакый Урманче музее фондларын берләштереп, тамашачыларга татар сынлы сәнгатенә нигез салучы бөек шәхеснең сирәк эшләрен һәм архив документларын тәкъдим итә.

Күргәзмә останың 130 еллык юбилеена әзерлек эшләренең төп өлеше булып тора. Рәссамның юбилее республикада 2027 елда билгеләп үтеләчәк. Казан Кремлендә беренче тапкыр бер мәйданчыкта ике әйдәп баручы музей җыелмаларыннан торган эшләр тәкъдим ителә. Бакый Урманче музее «Хәзинә» галереясенә әлеге проект өчен махсус 30 дан артык әһәмиятле эш тапшырган.

Экспозициягә останың барлык иҗади мирасы – рәсем сәнгатеннән алып скульптура әсәрләренә кадәр куелачак. Төп экспонатлар арасында рәссамның республика язмышы турында күпьеллык уйлануларының нәтиҗәсе булган «Татарстан» триптихы (1976), татар һәм башкорт әдәбияты классиклары Мәҗит Гафури, Дәрдмәнд һәм Шәехзадә Бабичның скульптура портретлары, рәссам биографиясе белән бәйле, әмма халыкка аз мәгълүм фактларны ача торган гаилә җыентыгындагы үзенчәлекле фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителә.

Бакый Урманче – һөнәри белем алган беренче татар рәссамы, скульптор һәм график.

«Хәзинә»дә яңартылган әлеге күргәзмә алдагы ике елда даими эшләячәк.

Барлык яңалыклар