В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә коллекциянең 400 дән артык предметын берләштерәчәк, аларның күбесе беренче тапкыр экспонацияләнә.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль). 26 нчы июльдә 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Князь Йосыповларның дворян нәселе. Көнчыгыш сюита» күргәзмәсе ачылышы була. Экспозициядә «Архангельское» музей-йорты җыелмасыннан Йосыповлар гаиләсенең бай документаль һәм матди мирасы тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә коллекциянең 400 дән артык предметын берләштерәчәк, аларның күбесе беренче тапкыр тәкъдим ителә һәм Россия тарихында атаклы князь нәселенең ролен күрсәтәчәк, аның илнең икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән өлеше турында сөйләячәк. Шулай итеп, килүчеләр Николай Йосыповның үзе ясаган балалар рәсемнәрен, шулай ук илебез мәдәни мирасының алтын фондына кергән шәхси коллекция предметларын беренче тапкыр күрә алачак.
Күргәзмәне ачу тантанасының махсус кунагы халыкара конкурслар лауреаты,