В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициягә көмеш һәм бронзадан 139 әйбер керә.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь). 30 нчы июньнән Казан Кремленең Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Приобье хәзинәләре» күргәзмәсе ачыла. Борынгы зәркән сәнгате экспонатлары Салехардтан китерелгән һәм И.Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексының кыйммәтле хәзинәсе булып тора.
Экспозициягә Идел буе Болгары, Сирия, Иран, Көнбатыш Европа, Византия һәм Кытай осталарының көмеш һәм бронзадан ясалган 139 предметы кертелгән. Күргәзмәдә орнамент төшерелгән көнчыгыш савыт-сабасы, җайдакларның рәсемнәре төшерелгән предметлар һ.б. тәкъдим ителәчәк. Барлык экспонатлар да Түбән Приобьеда җыелган була.
Болгар эшләнмәләре аеруча кызыксыну уята. Күргәзмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге предметлар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган экспозициянең мөһим элементларыннан берсе булып тора.
Күргәзмә 18 нче сентябрьгә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.