Экспозиция 12 нче ноябрьгә кадәр эшләячәк
Фото: Екатерина Красуцкая
Күргәзмәдә 179 төрле әйбер тәкъдим ителәчәк, алар арасында муен-күкрәк бизәкләре, балдаклар һәм беләзекләр, саклагыч-бөтиләр, билбау бизәлеше элементлары, рус, фин-угор һәм төрки халыкларның, Себер, Кавказ, Иран, Казахстан, Ерак Көнчыгыш һәм башка төбәкләрнең баш киемнәре, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Экспозиция 7 нче июльдә 14:00 сәгатьтә ачылачак һәм 12 нче ноябрьгә кадәр эшләячәк. Күргәзмәне дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көннәрендә 11:00 дән 20:00 гә кадәр карарга мөмкин.
Россия этнография музее – илдә иң борынгы һәм бердәнбер, ул Россия империясенең, СССРның һәм Россиянең күптөрле халыкларының традицион мәдәният әйберләре коллекциясенә ия.