В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәдән бирле бөтен җирдә «Без Кремльне яратабыз!» балалар фестивале чаралары үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы бәйрәм оештырылган иң масштаблы шәһәр мәйданчыкларының берсе булды. Иртәдән бирле бөтен җирдә «Без Кремльне яратабыз!» балалар фестивале чаралары үткәрелә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров иҗат коллективлары чыгышларын, мастер-класслар, әдәби ишегалды һәм башка чараларны карап чыкты.
Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, бүген Казан Кремлендә төрле мәктәпләр, балалар бакчалары, балалар иҗаты үзәкләре балалар һәм ата-аналары өчен активлык зоналары оештыра. Һәркем үзе өчен интерактив зона таба алачак: квилинг һәм китап кыстыргычлар ясау буенча мастер-класслар, Рок мәктәбе концерты, әдәби ишегалды яки зур төргәк-кәгазьдә күмәк язулар. «Казан Кремле җитәкчелеге белән уйлавыбызча, Балаларны яклау көнендә бирегә 20 меңгә якын кеше килер дип фаразлыйбыз. Өстәвенә, бүген Казанга бик күп туристлар килде», - дип билгеләп үтте ул.
Әйтик, кунакларны Спасс капкасы янында иртәдән әкият геройлары каршы ала һәм аларны бәйрәмгә чакыра. Манеж белән Братский корпус арасындагы мәйдан бер көнгә рок-мәдәният үзәгенә әверелде, анда музыкантлар, «The Road» Рок мәктәбе укучылары, Кремль кунакларын җәлеп итеп, үзләренең талантларын күрсәтәләр. Фестивальнең төп сәхнәсе түбән яруста «Кол Шәриф» мәчете янында оештырылган иде. Биредә бәйрәм дәвамында өстәмә белем бирү, мәдәният учреждениеләре, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бүген биредә шулай ук «Әкият» Татар дәүләт курчак театрыннан «Мактанчык әтәч» спектакле күрсәтелә.
Яшь талантларның остаханәләре (биредә балалар яңа күнекмәләр үзләштерә, шулай ук өстәл уеннары уйныйлар), Юнкер училищесы ябык галереясендә һәм «Кол Шәриф» мәчете белән истәлек билгесе арасындагы мәйданда урнаштылар. Төзүчеләр һәйкәле янындагы скверның асфальтында рәсемнәр ясыйлар, аларны теләгән һәркем тулыландыра ала.
Артиллерия ишегалдында аерым программа оештырдылар. Биредә балалар әдәби ишегалдында сабыйлар язучылар белән очраша, китаплар алмашалар, төрле әсәрләр укыйлар, мастер-классларда катнашалар һәм җәйгә яңа әдәби китаплар сатып алалар.
Благовещение соборына кадәрге урыннар буйлап рәсем ясау өчен озын панно – «Казан шәһәре»нең булачак төргәге җәелгән. Аны оештыруда шәһәр сәнгать мәктәпләре укучылары да, башка теләге булган казанлылар да катнашалар. Соңрак төргәк башка шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыгып китәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә белем бирү мәйданнарына аерым игътибар бирелде. Әйтик, Спас-Преображенский монастыре территориясендә «Каникулларны файда белән үткәр» юл куркынычсызлыгы мәктәбе оештырылган, анда бәйрәм кунакларын юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыралар, техниканы күрсәтәләр, шулай ук интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда катнашырга чакыралар. Кремль территориясендәге активлыкны активистлар һәм үзиреклеләр, «SаMоSтоятельные дети» наркотикларга каршы республика проектында катнашучылар оештырган. Алар шәһәрдә яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешен сакларга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга өндиләр. «Без балаларны тискәре йогынтылардан яклыйбыз, балалар үзләре дә мондый инициативалар белән чыгыш ясый. Шул рәвешле, алар Балаларны яклау көнендә өйдә һәм мәктәптә генә түгел, җәмәгать урыннарында да үз мәйданчыкларын оештырырга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга, сәламәт тәртипне пропагандаларга теләгән», - дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәмне балалар һәм аларның әти-әниләре бүген паркларда, скверларда, музейларда, шулай ук Казанның мәдәният йортларында билгеләп үтә ала. Чараларның тулы программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.