В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция көн саен 9:00 дән 19:30 га кадәр эшли.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче сентябрь). «Казан Кремле» музей-тыюлыгында шәһәрнең җәмигъ мәчетләренә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Төрле чорлар архитектурасында традицияләр һәм стильләр диалогын чагылдырган экспозиция Кол Шәриф галереясында урнаштырылган.
Күргәзмә өч блоктан тора. Беренчесендә килүчеләр XVIII–XX гасырларның 12 җәмигъ мәчете архитектурасы белән таныша ала. Монда шулай ук хәйриячеләр, архитекторлар һәм гыйбадәтханәләрнең стилистик үзенчәлекләре турында мәгълүмат белергә мөмкин.
Икенче блокта Кол Шәриф мәчетенең заманча фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Аларда бәйрәм гыйбадәтләре вакытында намаз заллары һәм Ислам мәдәнияте музее экспозицияләре сурәтләнә.
Өченче блок ачык халыкара конкурс финалистларының биш проектын берләштерә, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан