В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспонатлар арасында Император фарфор заводында эшләнгән пасха йомыркалары, шулай ук рәссам Елизавета Бём открыткалары бар.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). 9 нчы апрельдә Казан Кремленең Благовещенский соборы тарихы музеенда Изге Христосның яңадан туу бәйрәменә багышланган күргәзмә ачылачак. Ул 1 нче июньгә кадәр эшләячәк.
Күргәзмәдә Казан Кремле коллекциясеннән фарфор һәм пыяладан ясалган 26 йомырка тәкъдим ителәчәк, алар император фарфор заводында һәм шәхси заводларда ясалган, глазурь өстеннән бизәк төшерү һәм алтын йөгертү техникасы белән буялган. Иң кызыклы экспонатларның берсе Могҗиза тудыручы Николай һәм «Христосның яңадан тууы – җәһәннәмгә керү» сюжеты белән калын стеналы үтә күренмәле пыяладан йомырка булачак.
Рәсемнәр арасында Гайсәнең тормышыннан сюжетлар, «Фавор тавында үзгәрү», «Христосның яңадан тууы», «Яшерен кичке аш», чәчәк-үсемлек рәсеме, Рус Православие Чиркәвенең евангелистлары һәм изгеләре образлары бар.
Күргәзмәне рәссам Елизавета Бёмның бәйрәм открыткалары тулыландыра. XX гасыр башында популяр булган почта открыткаларында сурәтләнгән Пасха сюжетлары бәйрәм көннәрендә була торган рухның күтәрелүен тоярга мөмкинлек бирә. Шулай ук оештырганда рус шагыйрьләренең Пасха һәм башка христиан бәйрәмнәре сюжетларына шигырьләре кулланылачак.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары һәм халкы экспозицияне сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә – 10:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көнне 11:00 дән 20:00 гә кадәр карый алачак, дүшәмбе – ял көне.