Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2025, 11:39

Казан Кремлендә «СИБУР. Полимерлар йорты» күргәзмәсе ачыла

Яшь шәһәр халкы җитештерү процесслары, тармактагы һөнәрләр һәм нефть-газ-химия компаниясенең шәһәрләр үсешенә керткән өлеше белән танышачак

Казан Кремлендә 31 майда «СИБУР.Полимерлар йорты» күргәзмәсе ачылачак. Яшь шәһәр халкы җитештерү процесслары, тармактагы һөнәрләр һәм шәһәрләр үсешенә компания керткән өлеш белән таныша алачак.

Экспозициядә берничә тематик зона бар: «Зур трансформация», «Нефть химиясе мастерлары» һәм «СИБУР иле». Аларның һәрберсендә полимерларның көндәлек тормышта әһәмияте, чималны эшкәртү технологияләре һәм алдынгы экологик алымнар турында сөйләнә.

Күргәзмәнең мөһим өлеше булып «Уку көне» мәгариф программасы тора, ул урта һәм өлкән мәктәп укучыларына юнәлдерелгән. Программа яңа һөнәрләр, химия, ИТ һәм фәнни тикшеренүләр белән танышуга юнәлтелгән экскурсияләрне, лекцияләрне һәм практик дәресләрне үз эченә ала.

Шәһәр халкы һәм кунаклары күргәзмәгә 29 июньгә кадәр көн саен 9:00 дан 18:00 гә кадәр, җомга көнне 11:00 дән 20:00 гә кадәр килергә мөмкин. Матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, яңа килүчеләрнең керүе эш тәмамланганчы 20 минут кала туктатыла.

Аннары күргәзмә СИБУРның төп шәһәрләренә күчәчәк, ә нәкъ менә Благовещенск, Воронеж, Ноябрьск, Нижневартовск, Нягань, Томск, Тобольскига һәм башкаларга.

Күргәзмә Россиянең башка шәһәрләрендә дә тәкъдим ителде инде. «СИБУР. Полимерлар йорт»ында 12 меңнән артык кеше булды, алар 700 дән артык экскурсиядә катнашты яки экспозицияне мөстәкыйль карады. 420 мәктәп экскурсиясе составында 7,3 меңнән артык бала булган, шуларның 2,3 меңе «Уку көне» һөнәри юнәлеш курсы узган.

СИБУР – Россиянең иң зур интеграцияләнгән нефть-газ химиясе компаниясе һәм глобаль нефть-газ химиясе лидерларының берсе. Татарстанда компаниянең җитештерү оешмалары – «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез», СИБУР-ТР эксперт ярдәме үзәге урнашкан, шулай ук бөтен компаниянең фәнни үзәге төзелә.

«Казаноргсинтез» үз чиратында 170 тән артык төр продукция чыгара һәм Россиядә поликарбонатлар, сэвилен, металл полиэтилен – югары ныклык пластикларын бердәнбер җитештерүче булып тора.

Барлык яңалыклар