Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2023, 10:08

Казан Кремлендә «Освещенные солнцем» күргәзмәсе ачылачак

Рәссам Әнвәр Сәйфетдинов 70 тән артык картина тәкъдим итәчәк.

Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Казан Кремленең татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Освещенные солнцем» күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә автор коллекциясеннән сынлы сәнгать картиналары, шулай ук аның аерым циклыннан барлыгы 70 данәдән артык эш тәкъдим ителәчәк.

Эшләр циклы рәссамның хатын-кызларга хас сыйфатларга соклануын чагылдырырга омтылуын берләштерә, алар арасында – гаять зур эчке көч, матурлык, игелек. Экспозициядә төп картина «Әни» булачак. Шулай ук күргәзмәдә рәссамның XVI–XIX гасырлардагы татар хатын-кызы образына һәм туган як табигатенә багышланган эшләре, агач скульптуралары күрсәтеләчәк.

Күргәзмә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырылган, шулай ук авторның 60 еллык юбилеена багышланган.

Экспозиция 10 нчы майда 14:00 сәгатьтә ачыла. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар күргәзмәне 18 нче июньгә кадәр карый алачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар