Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2022, 12:32

Казан Кремлендә Илдус Мортазинның Terra Bular күргәзмәсе ачыла

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган экспозициядә рәссамның тарихи темага караган 23 эше тәкъдим ителәчәк.

Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы апрель). 29 нчы апрельдә Казан Кремле территориясендә татар халкының һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазинның Terra Bular күргәзмәсе ачыла. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлана.

Экспозициядә рәссамның «Кол Гали», «Идел буе Болгарын яклаучылар», «Иделдә болгарлар», «Диңгез аръягы сәүдәгәрләре», «Тыныч күк» һ.б. тарихи темага 23 эше тәкъдим ителәчәк. Сәнгать эшләренең төп сюжетлары – болгарларның Иделгә күченүе, болгар сугышчылары, тыныч тормыш, сәүдә, исламны раслау.

Күргәзмә 14:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Илдус Мортазин – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара һәм Бөтенроссия күргәзмәләре катнашучысы. Аның эшләре Россиянең күп кенә дәүләт һәм корпоратив коллекцияләрендә саклана.

Күргәзмә өчен исем Венгриянең XII гасыр әсәре юлларыннан табылган. Анда венгрларның җирләренә ерак Terra Bular – Биләр җиреннән болгар-мөселманнарның күченүе турында сөйләнә.

Барлык яңалыклар