В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция Губернатор сарае тарихына багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). 4 нче мартта Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Император фатиры белән йорт» күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмәдә Казан Кремленең Губернатор сарае бинасының интерьерларын, борынгы җиһазларын һәм көнкүреш әйберләрен тасвирлап күрсәтәчәкләр. Экспозиция детальләре, шулай ук гравюраларда, фотосурәтләрдә, открыткаларда һәм сәнгать эшләрендә сарай төрләре XX һәм XXI гасыр башларындагы бина язмышын чагылдыра. Күргәзмәнең бер өлеше Хан ишегалды тарихына багышланган.
Экспозиция 19 нчы мартка кадәр эшләячәк. Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары аны сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, шулай ук җомга һәм шимбә көннәрендә 10:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көнне 11:00 дән 20:00 гә кадәр карый алачак, дүшәмбе – ял көне, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Күргәзмә һәм билет бәясе турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.