Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2019, 10:10

Казан Кремлендә полилингваль белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар

Киңәшмәне Минтимер Шәймиев уздырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында беренче полилингваль белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды.

Концепция турында фикер алышуга Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Арча, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама муниципаль районнары мәгариф идарәләре башлыклары һәм җитәкчеләре, республиканың полилингваль белем бирү комплекслары ачарга планлаштырылган урта мәктәпләре, лицей һәм гимназияләренең тәҗрибәле директорлары катнашты.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бу проект уңышсыз була алмый. «Чөнки, беренчедән, бу мәктәпләр берничә телне белгән конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияли. Икенчедән, без бу проект аша алга таба да мәгарифнең матди-техник базасын ныгытабыз. Гомумән, башлангычы  өметләндерерлек», – диде ул.

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов полилингваль белем бирү комплексларының эшләп бетерелгән концепциясен тәкъдим итте.

Концепция Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының гомумдәүләт, этномәдәни ихтыяҗлары, илебез һәм чит илләрнең иң яхшы белем бирү тәҗрибәләре, республикада милли мәгариф системасы эшчәнлеге тәҗрибәсе нигезендә мәгарифне үстерүнең дөньякүләм тенденцияләрен исәпкә алып эшләнде.

Рафис Борһанов сүзләренчә, проектның максаты – рус, татар, инглиз телләрендә конкурентлы белем бирүне, яшь буынны милләтара килешү рухында тәрбияләүне тәэмин итүче заманча полилингваль белем бирү комплекслары моделен булдыру.

Комплексларның структурасы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү мәгариф учреждениеләрен үз эченә ала һәм һәр мәктәптә 2400 балага исәпләнгән. Бу – башлангыч мәктәп, билингваль мәктәп, полилингваль мәктәп, интернат, шәһәрдән читтә өстәмә белем бирү үзәге.

Фикер алышуда КФУ ректоры Илшат Гафуров, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Казанның 165-нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, Алабуга районы башлыгы  Геннадий Емельянов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Казанның 121-нче лицей директоры Валентина Афонская катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү комплекслары концепциясен хуплады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Билгеләп үтәбез, 2019 елның февраленнән «Яңарыш» республика фонды ТР Мәгариф һәм һәм фән министрлыгы белән берлектә РФ Мәгариф министрлыгы булышлыгында полилингваль мәгариф комплексларын булдыру буенча проектны тормышка ашыра башлады.

Барлык яңалыклар