В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30-нчы августта Казан Кремлендә Tat Cult Fest-2019 халыкара татар мәдәнияте фестивале узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). 30-нчы августта Казан Кремлендә Tat Cult Fest-2019 халыкара татар мәдәнияте фестивале узачак. 12.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр Манеж бинасында «Кино вакыты» кинозонасы эшләячәк, анда шәһәрлеләр анимация, балалар, гаилә һәм фестиваль фильмнарын карый алачак.
Казанлылар балалар һәм гаилә киносын 12.00-дән 17.30-га кадәр карый алачак. Шулай итеп, бу вакытта кыска метражлы «Ноль плюс», «Листок», «Ты идешь или нет?» фильмнарын, «Я еще не хочу умирать» дигән тулы метражлы фильмны һәм башкаларны күрсәтәчәкләр.
Тамашачыларга XI Халыкара яшьләр кинофестиваленең эксклюзив промо-программасын да тәкъдим итәчәкләр, ул уен һәм документаль киноларны үз эченә ала.
17.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр фестиваль картиналары сеанслары узачак, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте. Тамашаларга керү ирекле.