Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2020, 15:51

Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр

Чарада Татарстаннан барлыгы 48 гаилә катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы узды. Чарада Татарстаннан барлыгы 48 гаилә катнашты. Аларның яртысы диярлек күп балалы.

«Гаилә – дәүләтнең нигезе. Сез барыгыз да нык һәм яратучы гаиләләр булып торасыз. Искиткеч балалар үстергәнсез һәм тәрбиялисез, кайберләрегезнең инде оныклары да бар. Һәм бу мөһим. Милли традицияләрне, мәдәниятне, туган телне саклау, өлкәннәрне хөрмәт итү – болар барысы да гаилә аша тапшырыла», – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, очрашу гадәттәгечә Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан уза. «Бүген без һәрберегезгә республикабызга керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтә алабыз. Бу безнең уртак йортыбыз. Татарстан елдан-ел матурая бара. Быел без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Барыгызны да әлеге истәлекле дата белән котлыйм», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов «Ана даны – Материнская слава» медальләрен биш балалы аналарга тапшырды: Чирмешән районыннан Ирина Исмендеевага, Кукмара районыннан Фәнзилә Гыйльфановага һәм Азнакай районыннан Зимфирә Погосянга. Шулай ук Яр Чаллыдан 12 бала анасы Лариса Толпеева ТР дәүләт бүләгенә лаек булды.

Бүген Татарстанда дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Торак алу мөмкинлеген, сыйфатлы белем бирүне һәм югары технологияле медицина ярдәмен тәэмин итүгә, яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән федераль милли проектлар һәм дистәләгән республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан теркәлгән никахлар саны буенча гына түгел (2020 елның гыйнвар-июль айларында 9102 никах), аерылышулар саны кимү темплары буенча да лидерларның берсе.
Барлык яңалыклар