Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2021, 10:06

Казан хосписында 1 февральдән волонтерлар эше яңадан торгызылачак

Иреклеләрнең COVID-19-га антитәнчекләр булу турында белешмәләре булырга тиеш.

Фото: Анжела Вавилова исемендәге фонд

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Еллык тәнәфестән соң Казан хосписына элегрәк пациентларны тәрбияләүдә ярдәм иткән, бәйрәмнәр оештырган, балалар өчен дәресләр уздырган волонтерлар кайта. Хосписка бару өчен 1-нче февральдән эшкә керешергә мөмкин булган иреклеләрнең үзләре белән COVID-19-га антитәнчекләр булу турында белешмәләре булырга тиеш.

Килүгә чикләүләр коронавирус пандемиясе белән бәйле иде, чөнки хоспис пациентлары риск төркемендә, дип билгеләп үтте Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов. «Шулай ук без медперсоналның сәламәтлеген куркыныч астына куя алмадык. Вакыт күрсәткәнчә, саклануның барлык чаралары да дөрес булган», – дип өстәде ул.

Керү бары тик коронавируска каршы IgG антитәнчекләре булу яки коронавируска каршы ике тапкыр прививка кадаткан турында белешмә булган волонтерлар өчен генә ачык булачак.

В.Вавилов сүзләренә караганда, бөтен вакыт дәвамында дәваланучыларга, беренче чиратта балаларга хезмәткәрләр үзләре кизү торудан буш вакытларында ярдәм иткән, ә бәйрәмнәрне һәм мастер-классларны фонд карамагындагы балаларның әниләре оештырган. Моннан тыш, клоуннар, музыкантлар һәм актерлар балаларга онлайн режимында «килде».

Казан хосписында хәбәр ителгәнчә, хезмәткәрләр барлык кирәкле анализларны тапшырганнан соң, коронавирус инфекциясеннән прививкалар ясарга ниятли.

Барлык яңалыклар