Мәрьям Надыршинаны кичә өенә чыгарганнар
Фото: Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). Казанның Сугыш ветераннары госпиталендә 103 яшьлек пациентны пневмониядән дәвалаганнар. Мәрьям Надыршинаны хастаханәгә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 13 нче ноябрьдә алып килә.
«Шикаятьләр, анамнез мәгълүматлары һәм лаборатория тикшеренүләре нигезендә «уртача авырлыктагы ике яклы пневмония» диагнозы куелды. Беренче берничә көн пациент кислород маскасы аша сулады. Алга таба кислород ярдәменә мохтаҗ булмады», – дип уртаклашты медицина учреждениесе табибы Миләүшә Фазлыева.
103 яшьлек пациент антибактериаль терапия ярдәмендә мөстәкыйль йөри башлаган. Палатада йөри, коридорга чыга һәм госпиталь территориясендә туганнары белән бергә хәрәкәт итә алган. Мәрьям Надыршинаны кичә өенә чыгарганнар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елда Республика клиник инфекцион хастаханәсендә өлкән яшьтәге ханымны коронавирустан дәвалаган булганнар.