Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2020, 15:39

Казанның Горки-Әмәт урманында икенчел чималдан эшләнгән продукция күргәзмәсе эшли башлаячак

Проект кысаларында экология темасына лекторий да ачылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Дүшәмбе көнне, 10-нчы августта, Горки-Әмәт урманының CUBE контейнер үзәгендә Zero Waste Lab ачылачак. Проект кысаларында монда лекторий һәм икенчел чимал продукциясе белән күргәзмә, шулай ук файдалы калдыкларны эшкәртү этапларын күрсәтә торган экспозиция эшләячәк.

Күргәзмәне ачу көнендә, 10-нчы августта, CUBE контейнер үзәге лекториенда 18.00 сәгатьтә «Калдыкларны дөрес аерабыз» темасына лекция узачак.

12-нче август 18.00 сәгатьтә узачак лекциянең темасы «Гринвошинг: яшел маркетинг тозагына ничек эләкмәскә» булачак. Лекция кысаларында катнашучылар эшкәртүгә нинди төр калдыкларны тапшырырга, пластик типларын ничек аерырга, файдалы калдыкларны ничек җыярга, сортларга ни рәвешле аерырга һәм эшкәртүгә әзерләргә, нинди товарлар «яшел» булып кылана һәм «эко», «био» һәм «органик» сүзләренең нәрсә аңлатуы хакында сөйләшәчәкләр.

Август ахырында мәйданчыкта пластик капкачлар җыю буенча конкурс үткәрү планлаштырыла, иң актив катнашучыларга эшкәртелгән пластиктан эшләнгән 5 скейтборд бүләк итәчәкләр.

Күргәзмә сишәмбедән якшәмбегә кадәр CUBE контейнер үзәгенең беренче катында эшләячәк: сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр экспозицияне 11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомгадан якшәмбегә кадәр - 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, аның кысаларында яңа күргәзмә мәйданы оештырыла торган Zero Waste Park проекты Coca-Cola компаниясе тарафыннан Татарстан белән килешү кысаларында Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә эшләнгән. Май аенда паркта калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен 203 чүп савыты урнаштырылган иде. Программа башланганнан бирле 3 ай вакыт узды, бу вакыт эчендә 3 мең килограммнан артык файдалы калдыклар җыелган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Барлык яңалыклар