В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объект 28 нче августта, брейк-данс һәм урам сәнгате буенча турнир уздырылган көнне ачыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ачылган көнне урам рәссамнары өслеккә беренче рәсемнәрен төшерәчәк. Яңартылган арт-объект үзенә күрә тренировка мәйданчыгы булачак, авторларга сыйфатлы эшләрне легаль формада төшерергә мөмкинлек бирәчәк, ә тамашачылар иҗади процессны карый алачак, дип сөйли Казанның урам рәссамы, проект инициаторларының берсе Дамир Бозик. Аның сүзләренә караганда, граффити өчен өслек аркасында паркта тематик чаралар һәм мастер-класслар үткәрергә мөмкин булачак.
Дивар янында шәһәр утлары белән синхронизацияләнгән яктырткыч урнаштырылачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, COMBOnation брейк-данс һәм урам сәнгате буенча халыкара турнир 25-28 нче август көннәрендә ТР башкаласының сигез мәйданчыгында узачак. Шуларның берсе – «Урам» экстрим-паркы. Шулай ук 26 нчы августта «Алафузов фабрикасы»нда зур киндердә граффити техникасы буенча ярышлар үткәрелә.