В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18-нче апрель көнне килүчеләрне күңел ачу программасы көтә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 апрель). 18-нче апрельдә Казанда «Урам» экстрим-паркында җәйге сезон ачылачак. Бу көнне килүчеләрне күңел ачу программасы көтә.
Шәһәр халкы тренинг-зонада диджейлар треклары астында трюклар күрә, стритбол уйный, әйберләр, кием-салым һәм китаплар белән алыша алачак һәм башкалар. Шулай ук бу көнне урам биюләренең җәйге сезонын ачу да булачак.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Instagram социаль челтәрендәге иҗтимагый киңлек аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, Россиядәге иң зур «Урам» экстрим-паркы, аның мәйданы 1,9 гектарга җитә, узган елның җәендә ачылды. Экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен үзәк Миллениум күпере астында урнашкан. Экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәле һәм башлап килүче спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркура, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар өчен мәйданчыклар.