В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь режиссер Сергей Батаевның кино җыентыгына өч эш кергән: «Старый вояка», «Параллели» һәм «Бойцовская рыбка».
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 23-нче апрельдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының кинозалында яшь режиссер Сергей Батаевның автор альманахы тәкъдир ителәчәк.
Кино җыентыгына өч кыска метражлы эш кергән: «Старый вояк», «Параллели» һәм «Бойцовская рыбка». Бу фильмнарның барысы да шулай ук кинематография өлкәсендәге «Алтын тәлинкә» төбәкара премия каталогында да тәкъдим ителгән. Автор альманахларын шәхсән үзе тамашачыга тәкъдим итә һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Күрсәтү кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру буенча «Время кино» дирекциясенең иҗади очрашулар циклы һәм премьералары кысаларында узачак. Альманахның презентациясен фильмнарның иҗат командалары вәкилләре карар дип көтелә.
Чара 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, сылтама буенча теркәлергә кирәк, чөнки урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә дирекциянең матбугат хезмәте.