В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сабыйларга заманча технологияләр һәм җиһазлар кулланып ярдәм итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 20-нче июньдә Казанның Авиатөзелеш районындагы 123-нче номерлы балалар бакчасында аутистик спектрдагы тайпылышлар булган балалар өчен ресурс бүлмәсе ачыла. Бу махсус җиһазландырылган бина булачак, аның билгеләнеше – инвалидлыгы булган балаларга заманча технологияләр һәм җиһазлар кулланып ярдәм итү.
Ресурс бүлмәсе педагоглар белән балалар төркемнәрдә дә, шулай ук индивидуаль рәвештә дә шөгыльләнер өчен билгеләнгән. Анда төрле формалардагы инвалидлыклары һәм аутистик спектрдагы тайпылышлары булган балалар шөгыльләнә алачак. Бинада сенсор бушану өчен махсус җиһазлар, вак моториканы үстерү өчен уенчыклар, тренажерлар һәм спорт инвентаре бар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте.
Ресурс бүлмәсе «Дәрескә – бергә» инклюзив проекты кысаларында ачыла, аның инициаторлары - Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм Мәскәүдә «Перспектива» инвалидлыгы булган кешеләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы. Әлеге проект 2016 елда старт алды, 3 ел эчендә Казан, Мәскәү, Мәскәү асты, Екатеринбург, Самара, Новосибирск, Түбән Новгород, Уфа, Санкт-Петербург һәм Омск мәктәпләрендә 45 ресурс бүлмәсе ачылды.