В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә гражданнар авиациясе үсеше турында 18 тарихи һәм архив фотографиясе тәкъдим ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанның Г.Тукай исемендәге халыкара аэропортында һава аланының 40 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды.
Экспозициядә гражданнар авиациясе үсеше, аерым алганда, 1910 елда «Блерио-11» судносында беренче уңышлы очыш турында сөйли торган 18 тарихи һәм архив фотографиясе тәкъдим ителгән. Очу аппараты 19,5 минут һавада торган, аның белән казанлы Александр Васильев идарә иткән.
Күргәзмә 1-нче терминалда тәүлек буе эшли, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.