Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2020, 12:18

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына Македониядән дүрт ак башлы сип урнаштырганнар

Хәзер алар 1997 елдан бирле Казанда яшәүче сип пары һәм ике кара гриф белән күршеләр булып тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Алена Мирошниченко). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына килүчеләр яңа кешеләрне күрә ала – кичә Македониядән китерелгән ике пар белогол сипын ачык вольерларга күчергәннәр. Хәзер алар 1997 елдан бирле Казанда яшәүче сип пары һәм ике кара гриф белән күршеләр булып тора.

Дүрт ак башлы сип Македония башкаласы Скопье зоопаркыннан узган елның декабрь азагында күченгән. Сиплар һәм гриф - иң эре ерткыч кошлар - табигатьтә бер-берсе белән янәшә яши алалар. Кошларның икесе дә Кызыл китапка кертелгән.

Беренче вакытта «Замбези елгасы»ның яңа хуҗалары җылытыла торган бинада карантинда булган. «Алар шактый яшь, 5 яшь чамасы, мондый зур ерткыч кош өчен балалар яше дияргә була. Македониядә климат безнекеннән нык аерыла, шуңа күрә сипларны адаптацияләү өчен без аларны температураны көйләргә мөмкин булган бинада тотабыз», - дип аңлатты зоопаркның орнитология бүлеге мөдире Адилә Галиуллина. Хәзер һава торышы тотрыкланып килә, салкыннар көтелми. Карантин вакытында кошлар тире мае җыйганнар, акклиматизацияләнгәннәр, җирле һава шартларына җайлашканнар һәм хәзер башка сиплар һәм грифлар белән бергә ачык вольерда яшәячәкләр.

«Замбези елгасы» зоопаркы хезмәткәре билгеләп үткәнчә, Казанда 1997 елдан бирле яшәүче 28 яшьлек сиплар -40 градуска кадәр температурага ияләшкән, салкын аларны куркытмый. «Киләсе кышта яңа сиплар ачык вольерда урнашачак. Моның өчен кыш алдыннан, тире мае җыелсын өчен, терлек азыгының саны арттырылачак», - дип сөйләде ул.

Ак башлы сиплар һәм кара грифлар вольеры гамадриллар һәм филләрнең җәйге вольеры белән янәшә, елның җылы вакытында кошлар аларны вольерның өске ярусларыннан, койма аша күзәтә алачак.

Исегезгә төшерәбез, 21-нче декабрьдән «Замбези елгасы» яңа зооботаника бакчасы сынау режимында эшли. Зоопарк кунаклары зоопаркның яңа җәнлекләре һәм иске өлешеннән күчерелгән җәнлекләрне күрә алалар. Хәзерге вакытта яңа вольерларда су сыеры, крокодиллар, гамадриллар, страуслар, Мисыр челәннәре, пантер ташбакалары, Бразза маймыллары, сурикатлар, даманнар, дик-диклар, арысланнар, зәңгәр гну, лемурлар һәм башкалар яши. Зоопарк 2020-2021 елларда тулысынча җәнлекләр белән тәэмин ителәчәк.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
04.03.2020 16:30
Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына Македониядән дүрт ак башлы сип урнаштырганнар
Барлык яңалыклар