Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2025, 09:57

Казанның зооботаника бакчасына ике амур юлбарысын алып кайтканнар

Яшь ярымнан да кечерәк ата һәм ана юлбарыс балаларына кыргый табигатьтә юкка чыгу куркынычы янаган

Казанның зооботаника бакчасына Хабаровск өлкәсеннән унбер айлык ата юлбарыс һәм яшьтә өч айлык ана юлбарыс балалары кайтартылган. Аларны кыргый табигатьтә хәлсезләнгән килеш табып алалар. Юкка чыгу куркынычы янаган нәни юлбарыслар Татарстанга исән-имин кайтып җиткән. Карантин тәмамлангач һәм вольерлары төзекләндерелгәннән соң хайваннарны теләге булган һәр кеше күрә алачак.

Мәчеләр ыругының иң көчле вәкилләре булган юлбарыслар Хабаровск якларыннан Казанга кадәр 18 сәгать юл үтә. Башта хайваннарны самолет белән Мәскәүгә, аннан соң махсус автопоезд ярдәмендә Казанга алып кайталар. Хәзерге вакытта зооботаника бакчасының яңа вәкилләре өчен мәҗбүри карантин режимы билгеләнгән. Махсус процедуралар тәмамланганнан соң, теләге булган һәр кеше ерткычлар белән якыннан таныша алачак.

Юлбарыс балаларын коткару тарихы гади генә түгел. Ата төрне тәшкил итүче ерткыч баласын 2024 елның кышында Хабаровск өлкәсендә табалар. Ана юлбарыс, баласы белән кеше яши торган торак пунктка ияләшә. Бу хайваннар өчен дә, биредә яшәүче халык өчен дә куркыныч тудыра. Белгечләр ачыклаганча, ана юлбарысның күзе җәрәхәтле булганга, үзе генә ризык юнәтә алмаган һәм алар икәүләп ачлыктан тилмергән. Нәни ана юлбарысны исә 2025 елның яз аенда табып алалар. Ул ятим һәм шулай ук ачлыктан хәлсезләнгән була.

Белгечләр тырышлыгы ярдәмендә ике юлбарыс баласы да тернәкләнеп, ныгып, авырлык җыя башлаган. Россия табигать күзәтчелеге вәкилләре хәбәр иткәнчә, Кызыл китапка кертелгән әлеге нәниләрне, кулга ияләшкәнлектән, кыргый табигатькә кире кайтару мөмкин түгел. Алар мөстәкыйль рәвештә табигый шартларда яши алмаячаклар дип саный белгечләр.

Амур тигрларын саклап калу һәм үрчетү программасы кураторы тәкъдиме белән ерткычларны бөтенләйгә Казан зообатоника бакчасына тапшырырга дигән карар кабул ителә. Хәзерге вакытта Казанда «Замбези елгасы» паркының яңа өлешендә нәни юлбарыслар өчен вольер төзелә.

Исегезгә төшерәбез, Казанның зооботаника бакчасында 139 төр 4708 хайван исәпләнә. Ботаника өлешендә 1098 төрне тәшкил итүче 4493 үсемлек үсә. Паркта яшәүче 26 хайван төре Халыкара Кызыл китапка, 9 хайван төре һәм 13 үсемлек төре Россиянең Кызыл китабына, 4 хайван төре һәм 5 үсемлек төре Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Казанның зооботаника бакчасы ике мәйданны били – ул тарихи өлештән һәм Африка хайваннарын күрергә мөмкин булган, 2019 елда ачылган «Замбези елгасы» зоопаркыннан тора.

Барлык яңалыклар