Кунаклардан үзләре белән плед яки урындык алуларын сорыйлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Казанда «ART City», «Весна», «Царево Village», «Журавли» һәм «Сокольники» торак комплекслары территориясендә кино күрсәтү буенча җәйге сезон башланды. Тамашачылар түбәндәге картиналарны күрә алачак: «Зеленая книга», «Ограбление в ураган», «Мия и белый лев», «Один день лета» һәм «7 ужинов».
Әлеге торак комплекслар территориясендә 15 метрлы экраннар урнаштырылган, анда атнага 2 тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә төрле фильмнар күрсәтеләчәк. «Царево Village»та ул балалар бакчасы һәм Җәлил урамы, 13 йорт арасындагы аланда, «Весна» торак комплексында - паркта, «ART City» торак комплексында - бульварда, «Журавли» торак комплексында - Даурия урамы буенча 48в һәм 44г йортлары арасындагы спорт мәйданчыгында, ә «Сокольники» торак комплексында Спартак урамы, 88б йорт ишегалдында урнаштырылган.
Җәдвәл буенча, «Зеленая книга» кинотасмасын 23-нче июльдә – «ART City» торак комплексында, 25-нче июльдә – «Журавли» торак комплексында, 30-нчы июльдә «Сокольники» торак комплексында күрсәтәчәкләр.
«Ограбление в ураган»ны 1-нче августта – «Царево Village» торак комплексында, 6-нчы августта – «Весна» торак комплексында, 8-нче августта – «ART City» торак комплексында, 22-нче августта – «Журавли» торак комплексында һәм 27-нче августта «Сокольники» торак комплексында карарга мөмкин булачак.
«Мия и белый лев» фильмына сеанслар 13-нче августта – «Царево Village» торак комплексында, 15-нче августта – «Весна» торак комплексында, 20-нче августта «ART City» торак комплексында планлаштырылган.
«Один день лета»ны 29-нчы августта – «Весна» торак комплексында, 3-нче сентябрьдә – «ART City» торак комплексында һәм 5-нче сентябрьдә «Царево Village» торак комплексында карарга мөмкин булачак.
«7 ужинов» 10-нчы сентябрьдә – «Весна» торак комплексында һәм 12-нче сентябрьдә «Царево Village» торак комплексында күрсәтеләчәк.
Кино күрсәтү 20.30 сәгатьтә башлана. Кунаклардан алдан килүләрен һәм үзләре белән плед яки урындык алуларын сорыйлар. Мәйданчыкта фудтраклар эшләячәк. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, начар һава торышы аркасында җәдвәл үзгәртелергә мөмкин.