Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2019, 16:05

Казан мәктәпләрендә беренче игелек дәресләре узды

Дәресләр көзге «Игелек атнасы»на старт бирде, ул 14-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Бүген Казан мәктәпләрендә игелек дәресләре башланды. Дәресләр көзге «Игелек атнасы»на старт бирде, ул 14-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Беренче дәресләр Мәскәү районының 122-нче номерлы гимназиясендә, Киров районының 70-нче номерлы мәктәбендә, Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясендә, Идел буе районының 35-нче лицеенда һәм 68-нче номерлы мәктәбендә узды. Беренче сыйныф укучылары белән игелекле эшләрнең әһәмияте турында популяр башкаручылар Гүзәл һәм Салават Миннехановлар, «Эфир» телеканалының яңалыклар хезмәте шеф-редакторы Сергей Шерстнев, җиңел атлетика буенча спорт мастеры, Россия җыелма командасы әгъзасы Лилия Габдуллина, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Казанның «Тормыш ризыгы», «Роналд Макдоналд йорты», «Ярдәм» хәйрия фондлары вәкилләре, төбәктәге иҗтимагый оешмалар вәкилләре, WorldSkills хәрәкәтендә катнашучылар һәм башкалар фикер алыштылар.

Кунаклар үзләренең хәйриячелек тәҗрибәсе турында сөйләделәр, игелек көндәлекләре белән эшләү принцибын аңлаттылар һәм укучылар белән бергә якын арада мөмкин булган игелекле эшләр исемлеген уйлап таптылар.

Тематик дәресләр Казанның барлык мәктәпләрендә 14-нче сентябрьгә кадәр барачак. Эстрада йолдызлары, популяр спортчылар, сәясәтчеләр, журналистлар, блогерлар һәм хәйриячеләр укучыларга игелеклелек, изге гамәлләр кылу мөһимлеге турында сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда инде өченче ел беренче сыйныф укучылары традицион көндәлекләр белән берлектә Игелекле эшләр көндәлеге ала, биредә алар изге гамәлләрен теркәп баралар. Моннан тыш, дневникдобрыхдел.рф онлайн-платформасында уку елы дәвамында укучылар үзләренең яхшы гамәлләре белән уртаклашалар, кызыклы конкурсларда катнашалар һәм онлайн-режимда хәйрия чараларын күзәтәләр.

Иң актив укучылар язгы игелек атнасы кысаларында уку елы ахырында билгеләп үтеләчәк.

Фоторепортаж
Казан мәктәпләрендәге игелек дәресләре
Барлык яңалыклар