Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар ел саен Россиянең барлык шәһәрләрендә 16 ел дәвамында уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Кичә Казан мәктәпләрендә экстремизмга каршы көрәшкә багышланган «Экстремизмга – юк!» бердәм республика дәресе үткәрелде. Шулай ук укучылар өчен Бесландагы мәктәптә булган террорчылык нәтиҗәсендә һәлак булган укучылар, аларның туганнары һәм укытучылары истәлегенә дәрес үткәрелде. Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар бөтен сентябрь дәвамында яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында, балалар сәнгать мәктәпләрендә, китапханәләрдә, музейларда, сарайларда һәм мәдәният йортларында үткәреләчәк.
3-нче сентябрь Россиядә Бесланның 1-нче номерлы мәктәбендә теракт корбаннары истәлеген саклау һәм киләчәктә мондый фаҗигагә юл куймау өчен Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне дип билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, теракт 2004 елның 1-нче сентябрендә булды, ул вакытта мәктәп укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучылары 30 террорчы тоткыны булды. Аларны бары тик 3-нче сентябрьдә генә азат итә алдылар. Нәтиҗәдә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186-сы бала, 800-дән арты кеше яраланды.
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар ел саен Россиянең барлык шәһәрләрендә 16 ел дәвамында уза. Истәлекле дата терроризмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең теләктәшлеге символы булды.
Шулай ук кичә Казан Беслан фаҗигасенә багышланган «Яшәү тамгасы» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар әлеге фаҗига корбаннарына символик рәвештә «су эчерттеләр» һәм социаль челтәрләрдә #капляжизни, #этонеиграАнтитеррор хэштэглары белән фото һәм видеолар урнаштырдылар.
Чараның максаты яшьләр арасында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук һәлак булганнарны искә алу.