В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
49 нчы һәм 64 нче мәктәп укучыларына «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерү турында сөйләделәр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Мәскәү районының 64 нче һәм Казанның Яңа Савин районының 49 нчы мәктәпләрендә уку елы башыннан «Торак дәресе» белем бирү программасы старт алды.
Сигезенче һәм унынчы сыйныф укучылары ел ахырына кадәр дүрт белем бирү модулен өйрәнәчәк. «Ишегалды территорияләрен бергә үзгәртәбез» дип аталган аларның берсе буенча укучыларга «Безнең ишегалды» программасын комплекслы төзекләндерү принциплары турында сөйләделәр, ә практик дәрестә макетлар ярдәмендә балалар үзләренең идеаль ишегалды моделен эшләделәр.
ТР Төзелеш министрлыгында аңлатуларынча, белем бирү программасы күпфатирлы йортның гомумйорт милке белән идарә итүгә, хакимият органнары һәм ТКХ өлкәсе оешмалары вәкаләтләрен аеруга кагылышлы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрендә шәһәрлеләрнең финанс, хокукый грамоталылыгын арттырырга мөмкинлек бирә.