В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укучылар Петр Чайковский, Михаил Глинка, Александр Бородин әсәрләреннән өзекләр ишетәчәк
Денис Гордийко фотосы
Бу айда Россиянең гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кыңгырау тавышы урынына көйләр» проекты башлана. Дәресләргә чакырып яңгырый торган кыңгырау тавышларын күренекле рус композиторларының әсәрләреннән өзекләр белән алыштырачаклар. Казан мәктәпләре акциягә үз җайлары белән кушылачак.
Март дәвамында мәктәп коридорларында Михаил Глинканың «Руслан һәм Людмила», Петр Чайковскийның «Евгений Онегин», Александр Бородинның «Князь Игорь» операларыннан өзекләр, шулай ук «Лебединое озеро» балетыннан күренекле «Танец маленьких лебедей» көе яңгыраячак. Классик әсәрләрдән тыш, программага 2025 елгы «Кыңгырау тавышы урынына көйләр» бәйгесендә җиңүчеләрнең көйләре дә кертелгән.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, музыкаль программа ике мөһим вакыйгага – Дәүләт академия Зур театрының юбилеена һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.
Проект «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге белән бергә РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм ул көндәлек мәктәп тормышы аша укучылар арасында мәдәни мирасны танытуга юнәлдерелгән.