Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2019, 11:36

Казанның сәнгать мәктәпләрендә өлкәннәр өчен курслар ачылды

Барлык теләүчеләр дә рәсем ясарга һәм музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Казанда балалар сәнгать мәктәпләре базасында өлкәннәр өчен курслар оештырылды. Барлык теләүчеләр дә рәсем ясарга һәм музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә ала, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәпләренә бюджет урыннарына җыелу тәмамланган, әмма өлкәннәрне туплау дәвам итә, дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе җитәкчесе.

«Шәһәрлеләр өчен махсус курслар эшләнгән, кыска вакытка да, озак вакытка да исәпләнгән программалар бар, - дип билгеләп үтте ул. - Таныштыру программалары, шулай ук махсус программалар бар, алар кысаларында теге яки бу музыка коралын үзләштерергә яки рәсем ясарга өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, беренче сәнгать мәктәбендә өлкәннәр өчен тулы бер филиал эшли, чөнки бу - иң кирәкле юнәлешләрнең берсе".

Шулай ук бүген балаларны өстәмә белем бирү учреждениеләренә әзерлек курсларына җыю дәвам итә, дип өстәде спикер. Казанда Мәдәният идарәсе карамагында барлыгы 25 сәнгать мәктәбе бар.

Өлкәннәр өчен курслар түләүле нигездә оештырылган. Дәресләрнең бәясен өстәмә белем бирү учреждениеләрендә ачыкларга кирәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.09.2019
Видеорепортаж
23.09.2019 11:31
Казанда башлангыч һөнәри белемгә әзерлекне 25 сәнгать мәктәбендә алып була
Барлык яңалыклар