В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче фонарьлар Щербаково һәм Крутушкада барлыкка килә
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында ачыклаганча, эшләр Татарстанның торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу программасы буенча алып барыла. Казанның 41 торак массивында быел 1,4 мең яктырткыч барлыкка киләчәк. Программага 43 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Хәзерге вакытта шәһәрнең торак массивларындагы урамнарның 80% тан артыгы тышкы яктырту челтәрләре белән тәэмин ителгән: 2018 елдан 2022 елга кадәр 226 урамда 8 меңгә якын энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган.
Күптән түгел KZN.RU порталы юлларны ремонтлау һәм тротуарлар төзү турында хәбәр иткән иде. Эшләргә 2 млрд сум каралган, бу суммага шулай ук яктыртуга чыгымнар да керә.