В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцинация Кадыш, Салмачы, Константиновка һәм башка торак массивларда оештырылачак
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә, 6 нчы апрельдә, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләрне Кадыш поселогында 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 1 адресы буенча (почта бүлекчәсе янында) көтәчәкләр. 9:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр ветеринария табиблары – Зәңгәр Күл торак массивында, 11:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр Брикетный торак массивында кизү торачак.
Идел буе районында вакцинацияне 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Салмачы поселогындагы Центральная урамы, 18, 139 адреслары буенча үткәрәчәкләр.
Совет районында хайваннарга 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Константиновка поселогындагы Интернациональная урамы, 24а адресы буенча (мәдәният йорты янында) прививка ясатырга мөмкин булачак. Ә 12:30 дан 14:30 га кадәр ветеринария хезмәткәрләре Царицынский бугор торак массивындагы Саф урамы, 39а адресы буенча кизү торачак.
Якшәмбе, 7 нче апрельдә, ветеринария бригадалары Идел буе районының Иске Горки поселогына киләчәк. Вакцинация 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Артель урамы, 10 адресы буенча оештырылачак.
Авиатөзелеш районында 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр вакцинация «Крутушка» шифаханәсендә (котельная янында) һәм Щербаково торак массивында Дачная урамы буенча (һәйкәл янында) оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.