В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрне профессиональ тренерлар үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). 9 февральдән Казан паркларында скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар башлана. Дәресләрне "Крылья Советов", "Сосновая роща", "Комсомолец" паркларында, шулай ук Горки-Әмәт урманында профессиональ тренерлар үткәрәчәк.
"Крылья Советов" паркында тренировкалар 9, 23 февральдә һәм 2 мартта узачак, язылу өчен түбәндәге телефон аша шалтыратырга кирәк: +7 (965) 587-79-97.
Химиклар мәдәният йорты янындагы "Сосновая роща" паркында барлык теләүчеләр өчен дә 10, 17, 24 февральдә һәм 3 мартта тренировкалар узачак. Катнашу өчен түбәндәге телефон аша язылырга мөмкин: +7 (965) 587-79-97.
Горки-Әмәт урманында дәресләргә 19, 17, 24 февральдә һәм 3 мартта кушылырга мөмкин булачак, түбәндәге телефон аша язылырга мөмкин: +7 (905) 317-03-52.
Комаров урамы буенча "Комсомолец" паркында скандинавия йөреше буенча тренировкалар 9, 16, 23 февраль һәм 2 март көннәрендә узачак, түбәндәге телефон аша язылырга мөмкин: +7 (905) 317-03-52.
Барлык күнегүләр 9.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Дәресләр әле генә шөгыльләнә башлаучыларга да, тәҗрибәле кешеләргә дә туры килә. Теләк белдерүчеләргә үзләре белән йөрү өчен таяклар алырга кирәк.