Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2020, 15:17

Казан паркларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен кар машиналарын бушлай прокатка бирү башланды

Балалар Горки-Әмәт урманында һәм «Наратлык» паркында шуа алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Бүген Казан паркларында – Горки-Әмәт урманында һәм «Наратлык»та – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кар машиналарын прокатка бирү башланды. «Альпари» хәйрия фонды карамагындагылар беренче булып терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган балалар өчен җайлаштырылган яңа кар машиналарын сынап карадылар. Әгәр балаларга ошаса һәм хезмәт популяр булса, мондый күңел ачу чараларын Татарстан башкаласының башка паркларында да оештыру планлаштырыла.

Прокат 13.00 сәгатьтә ачылды. Бу вакытка «Лес» кафесы бинасында урнашкан прокат пунктына беренче килүчеләр – 11 яшьлек улы Саша белән Маргарита Хәйруллина булды. «Без парк буйлап йөрергә бик яратабыз. Нәрсәсе яхшы - хәзер мин бала белән килеп, шунда ук машинадан аны кар машинасына күчереп, саф һавада йөри алам. Миңа зур колясканы яки зур чананы үзем белән йөртергә кирәкми. Бу уңайлы, чөнки бездә барлык җиһазлар да бик зур, җиңел машинага сыйдырып булмый – түбәгә беркетергә кирәк, - дип сөйләде Маргарита. - Саша башта куркты, тормозны эзләде, ә хәзер аңа ошый. Кыш шулай алга таба да безне кар белән куандырса, бик теләп киләчәкбез». Яңа кар машинасын бәяләргә өлгергән Саша әнисеннән капюшонны ныграк эләктерүен һәм аны тизрәк йөртүен сорый.

«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев сөйләгәнчә, балаларның буена туры китереп көйләнә торган кар машиналары бала егылмасын һәм үзен уңайлы хис итсен, ә ата-аналар аны тыныч кына йөртә алсын өчен махсус ныгытма белән җиһазландырылган. Кар машиналары конструкциясе балаларга кышкы күңел ачудан ләззәт алырга гына түгел, организмны чыныктырырга да мөмкинлек бирә. «Бала аркасын күнектерә, чөнки билгеле бер рәвештә арканы тотарга кирәк. Терәк-хәрәкәт аппаратын үстерү өчен бу бик мөһим», - дип сөйләде 9 яшьлек Диманың әнисе Светлана Ильина, алар да яңа прокатның беренче килүчеләре булдылар. «Без ешрак һавада йөрергә тырышабыз. Тик коляскада йөрү – бер эш, ә кар машинасында йөрү - бөтенләй икенче. Бу - балага барлык балалар кебек булырга, һава суларга, актив булырга, шуарга ярдәм итә торган проект. Үзеңне башкалар кебек хис итү - иң мөһиме», - дип өстәде Светлана Ильина.

Махсуслаштырылган кар машиналарын прокатка алу мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипедларны прокатка алу проектының дәвамы булды. Проектның мөһим өлеше - үзенчәлекле балалар өчен «Бәхет белән узышу» велоузышы, анда балаларга 200 метрлык трассаны мөстәкыйль узарга мөмкинлек бирәләр.

«Без мондый җиһазларны прокатка алуда зур ихтыяҗ булуын күрдек, һәм бу матур традицияне дәвам итәргә булдык, – дип сөйләде Марат Исмәгыйлев. - Проект балалар өчен, алар балачакларын, кышка шатлану хисен тойсыннар өчен булдырылды».

Хәзерге вакытта шәһәрдә балалар өчен биш кар машинасы бирелә: өчесе - Горки-Әмәт урманында, икесе - Химиклар мәдәният йорты янындагы «Наратлык» паркында. «Әгәр дә прокатка ихтыяҗ барлыгын аңласак, бу юнәлешне үстерәчәкбез, өстәмә кар машиналары сатып алачакбыз, шәһәрнең башка паркларында яңа нокталар ачачакбыз», – диде М.Исмәгыйлев.

Горки-Әмәт урманында прокат эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Химиклар мәдәният сараенда - дүшәмбедән пәнҗешәмбегәчә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, җомга 10.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.

Тулырак мәгълүматны dobroprokat.ru сайтыннан яки +7(843)239-26-36 телефоны буенча белергә мөмкин, шулай ук Горки-Әмәт урманындагы (+7(987)624-11-82) һәм Химиклар мәдәният йортындагы (+7(843)297-72-73) прокатка алу нокталарында белергә мөмкин.

Проект «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы тарафыннан «Альпари» хәйрия фонды һәм Казан парклары һәм скверлары дирекциясе белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы гранты акчалары хисабына оештырылган.

Фоторепортаж
Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кар машиналарын прокатка бирү оештырылды
Барлык яңалыклар