В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша һәм буш эш урыннары турында белә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 22-нче сентябрь көнне «Крылья Советов» паркында һәм Горки-Әмәт урманында вакансияләр ярминкәләре узачак.
Килүчеләр шәһәрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, буш вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, профориентация, социаль яклау мәсьәләләре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшә алачак.
Вакансияләр ярминкәләре парклар территориясендә 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.