Татарстан башкаласында «Ретро-пәнҗешәмбеләр» дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Бүген Казан паркларында «Ретро-пәнҗешәмбе» бушлай кино күрсәтү циклы дәвам итә.
Кино күрсәтү «Крылья Советов» паркында гадәттәгедән иртәрәк - 20.30 сәгатьтә башлана. Җәйге сәхнәдә казанлылар «Мэри Поппинс, сау бул» дигән ике сериалда дулкынландыргыч гаилә фильм-мюзиклын күрәчәк.
Җиңү паркында зур газонда ачык һавада шәһәрлеләр төрмәдән чыккан рецидивистка ике тамчы су кебек охшаган балалар бакчасы мөдире турында иң яраткан совет комедиясен – «Уңыш джентльменнары» фильмын караячак. Башлану 20.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, «Ретро-пәнҗешәмбе» бушлай кино күрсәтү циклы җәй дәвамында «Крылья Советов» паркында узачак.