В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Саф һавада киносеанслар атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Казан паркларында кичке кинокуелышлар дәвам итә.
Бүген, 6-нчы июньдә, 20.00 сәгатьтә Җиңү паркында шәһәрлеләр Георгий Данелияның «Кин-дза-дза!» фантастик комедиясен карый алачаклар, ә 21.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Мама» әкияте-музыкаль фильмы күрсәтеләчәк. Керү бушлай, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе Instagram-дагы үз профилендә.
Исегезгә төшерәбез, «Крылья Советов» паркында җәй дәвамында «Ретро-пәнҗешәмбе» бушлай кино күрсәтү циклы узачак. Паркның җәйге сәхнәсендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары Россия кинематографының мәдәни картиналарын карый алачак. Саф һавада киносеанслар атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылачак.