Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2019, 11:25

Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар эшли башлый

23 фонтанның 5-се эшли башлады, калганнары расконсервация стадиясендә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 13-нче майдан Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар эшли башлады. Татарстан башкаласында барлыгы 23 фонтан бар, аларның 5-се инде эшли, калганнарында расконсервация дәвам итә.

Бүгенге көндә фонтаннар шәһәр халкын һәм кунакларны Горький исемендәге һәм «Крылья Советов» паркларында, Горки-Әмәт урманында, Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Совет мәйданындагы скверда сөендерә инде. Башка җәмәгать киңлекләрендә әзерлек эшләре бара – якын арада белгечләр шәһәрнең барлык фонтаннарын да эшләтеп җибәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Әйтик, Камал театры янындагы мәйданда, Түбән Кабан күлендә, Болак ермагында, Ленин бакчасында, опера театры янындагы мәйданда, Киров исемендәге бакчада, Меңьеллык паркында, Петербург урамында, Тинчурин скверында, Столяров исемендәге бакчада, Бауман урамында 3 фонтан – «Бака», «Күгәрченнәр» һәм «Су кызы», Миславский урамында, «Стамбул» скверында, Лядской бакчасында, Дәрвишләр бистәсендәге Сәид Галиев исемендәге мәдәният йорты каршында һәм Фучик урамы буенча урнашкан «Чишмәле» скверында да фонтаннар эшли башлаячак.

Кайбер фонтаннарны быел яңарту эшләре көтә – Болак ермагындагы фонтаннарда яктырткычларны ремонтлау, Г.Камал театры каршындагы мәйданда һәм Чишмәле скверында су суырту җиһазларын ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Барлык яңалыклар

Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар эшли башлый

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 13-нче майдан Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар эшли башлады. Татарстан башкаласында барлыгы 23 фонтан бар, аларның 5-се инде эшли, калганнарында расконсервация дәвам итә. </p> <p> Бүгенге көндә фонтаннар шәһәр халкын һәм кунакларны Горький исемендәге һәм «Крылья Советов» паркларында, Горки-Әмәт урманында, Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Совет мәйданындагы скверда сөендерә инде. Башка җәмәгать киңлекләрендә әзерлек эшләре бара – якын арада белгечләр шәһәрнең барлык фонтаннарын да эшләтеп җибәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә. </p> <p> Әйтик, Камал театры янындагы мәйданда, Түбән Кабан күлендә, Болак ермагында, Ленин бакчасында, опера театры янындагы мәйданда, Киров исемендәге бакчада, Меңьеллык паркында, Петербург урамында, Тинчурин скверында, Столяров исемендәге бакчада, Бауман урамында 3 фонтан – «Бака», «Күгәрченнәр» һәм «Су кызы», Миславский урамында, «Стамбул» скверында, Лядской бакчасында, Дәрвишләр бистәсендәге Сәид Галиев исемендәге мәдәният йорты каршында һәм Фучик урамы буенча урнашкан «Чишмәле» скверында да фонтаннар эшли башлаячак. </p> <p> Кайбер фонтаннарны быел яңарту эшләре көтә – Болак ермагындагы фонтаннарда яктырткычларны ремонтлау, Г.Камал театры каршындагы мәйданда һәм Чишмәле скверында су суырту җиһазларын ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. </p>