Горький исемендәге һәм Горки-Әмәт урманы паркларында таганнар төзекләндерелгән, Урицкий исемендәге һәм «Сосновая роща» паркларында – футбол капкасы челтәрләре.
Фото: Денис Гордийко
Горький исемендәге, Мир урамындагы, Горки-Әмәт урманындагы парклардагы балалар мәйданчыкларында, Фучик урамындагы бульварда таганнар төзекләндерелгән, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Ак чәчәкләр» бульварындагы, Урицкий исемендәге һәм «Сосновая роща» паркларындагы спорт мәйданчыкларында футбол капкасы челтәрләрен яңартканнар.
Горки-Әмәт урманында һәм «Сосновая роща» паркында чүп савытлары ремонтланган, ә Лядской бакчасында тротуар буенда урнашкан койманың җитешмәгән секцияләрен эретеп ябыштырганнар.
Шулай ук эшчеләр «Калейдоскоп» паркында һәм Мир урамында футбол кырларында газон салачаклар, «Континент» паркында памп-трекны буяячаклар, «Сосновая роща» паркында һәм «Казан» гаилә үзәгендә түшәлгән ташны торгызачаклар һәм яңартачаклар.
Исегезгә төшерәбез, паркларда һәм скверларда ремонт белән узган ел махсус оештырылган авария бригадасы шөгыльләнә. Узган җәйдә 2 мең квадрат метрдан артык такта түшәмәләрне ремонтладылар һәм 200 квадрат метр такта түшәмәне алыштырдылар, 150 квадрат метрдан артык агач конструкцияләрне язулардан чистарттылар, 100 квадрат метрдан артык төрле өслекләрне буядылар, шулай ук 20 таган һәм 30 эскәмияне төзекләндерделәр һәм буядылар.