Мондый чаралар коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен кабул ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март, Алинә Бережная). Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә никахлашу тантанасында катнашучылар саны чикләнгән. 23-нче марттан никахны теркәүдә 20-гә кадәр генә кеше катнаша ала, бу санга фотографлар һәм видеооператорлар да керә. Мондый чаралар коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен кабул ителгән.
Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә сөйләүләренчә, эпидемиологик вәзгыятьнең үзгәрүе аркасында үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырырга теләүчеләр кимемәгән - казанлылар, киресенчә, гаиләләрен законлаштырырга ашыга икән. «Традиция буенча май - яшь парлар арасында иң популяр ай түгел, чөнки күпләр май аенда гаилә корырга ярамый дигән сүзгә ышана», - дип сөйләде Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина.
Шулай ук коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, яшь гаилә коручыларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чаралар соңрак вакытка күчерелә.
Ел башыннан бирле Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 1482 пар мөнәсәбәтләрен канунлаштырган.