В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документларны карау срогы 16 эш көнен тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Казан күпфункцияле үзәкләрендә балигъ булмаганнар милкендәге күчемсез милекне алуга опека органнарыннан алдан рөхсәт алу өчен документлар кабул итә башладылар. Кагыйдә буларак, мондый рөхсәт тулысынча яки өлешчә балигъ булмаган яшьтәгеләр милкендә булган фатирны сату-алу вакытында кирәк.
Рөхсәт алу өчен, ата-аналарның икесе дә, ата-аналарның берсе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, эзләүдә булган һ.б. очраклардан тыш, мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр ата-ананың һәм баланың фамилияләре төрле булса, аналык яки аталыкны раслый торган документлар - исемне алыштыру турындагы таныклык, никах турындагы таныклык һ.б. бирергә кирәк.
Әгәр балигъ булмаган бала 14 яшьтән узган булса, ул шулай ук гариза язарга тиеш. Гаризага сатыла торган һәм сатып алына торган күчемсез милек объектының хокуклары, характеристикалары турында документлар беркетелә. «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең рәсми интернет-порталында билгеләп үтүләренчә, күчемсез милек объектының техник характеристикалары турында белешмә алуга аерым игътибар бирергә кирәк. Ул КФҮгә мөрәҗәгать итүгә кадәр бер айдан да иртәрәк бирелмәскә тиеш.
Рөхсәт алуга гаризаны, бала яшәгән урынга бәйсез рәвештә, Казан КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә бирергә мөмкин. Әмма нәтиҗәләрне бала пропискасы урыны буенча гына алырга мөмкин булачак.
Күрсәтелгән хезмәт өчен дәүләт пошлинасы алынмый. Документларны КФҮ аша карау срогы 16 эш көне тәшкил итә.